news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләренә 200 литр бал тапшырды. Күчтәнәч Татарстан районнарының берсендә гомер итүче битараф булмаган кеше тарафыннан әзерләнде һәм гошер сәдакасы буларак бирелде. Шәкертләр «Зәкят» хәйрия фондына шундый зур бүләк өчен рәхмәт әйтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot