news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде
Фото: dumrt.ru

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала бирә: болар – канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot