Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме уңаеннан мохтаҗ гаиләләргә бүләкләр илтте
Бүген Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды якынлашып килүче Корбан гаете хөрмәтенә 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Алар арасында авырулар, пенсионерлар, Казанның һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүче күпбалалы гаиләләр дә бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия акциясе вакытында мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тараттылар. Анда тушенка, бал, дөге, токмач, балык консервлары, шоколад, карабодай, хөрмә, чәй, тәм-томнар, консервланган персиклар, борчак, көнбагыш мае, кофе, он, шикәр, печенье керде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз