news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче палестиналылар өчен акча җыя

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче палестиналылар өчен акча җыя
Фото: dumrt.ru

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче палестиналылар өчен акча җыю хакында игълан итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Палестинадан килгән 30дан артык кеше яши, шуның 26сы – студент. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Аларның күбесе хәзер авыр хәлдә калган – якын туганнарын яки мал-мөлкәтен югалткан.

Шуңа бәйле рәвештә Палестинадан килгән кешеләргә, беренче чиратта студентларга ярдәм итү өчен аерым акча җыю карары кабул ителгән. Ярдәм итү мөмкинлеге турында тулырак мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100