news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә чыгарды

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты мөгаллимә һәм хаҗия Гүзәлия Сәйфуллина тарафыннан әзерләнгән «Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә» бастырып чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Диния нәзарәте

Әлеге белешмәдә һәр мөселман өчен әһәмиятле булган мәгълүмат тупланган. Китаптан хаҗ кылу урыннары, Мәккә, Мәдинә җирлегендәге тарихи урыннар һәм мәчетләр, аларны зиярәт итүнең фазыйләтләре хакында укып белергә мөмкин.

«Бай эчтәлекле, гади тел белән язылган бу белешмә һәр мөселманга файдалы булачак, изге урыннарга мәхәббәтне арттырачак», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot