news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәтнең Голамәләр шурасы сәркатибе Махачкалада ислам финанслары буенча очрашу үткәрде

Нәзарәтнең Голамәләр шурасы сәркатибе Махачкалада ислам финанслары буенча очрашу үткәрде
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Бүген Махачкалада Татарстан Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы сәркатибе, шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәковның Дагыстан Республикасы мөфтиятенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча Эксперт шурасы җитәкчесе Абдулмагомед Магомедов һәм белгечләр төркеме белән очрашуы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Хезмәттәшләр ислам финанслары буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Булат хәзрәт ислам финанслары продуктларының Шәригать кысаларына туры килергә тиешлеген фундаменталь таләп булуын ассызыклады. Шулай ук очрашуда катнашучылар продуктларның бердәм аңлаешлы механизмнар буенча тикшерелеп торуына да кирәк дип санады. Гамәли яктан багланышлар алып бару өчен белгечләр Дагыстан экспертларының Татарстан Диния Нәзарәте тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга килү турында да сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot