Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде
1 февральдә, Алексеевск эшчеләр бистәсендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте Аксакаллар шурасының республикакүләм гомуми җыелышы үтте. Утырыш 2022 елда эшләнелгән эшләргә хисап ясау һәм 2023 елга эш планын билгеләүгә багышланды.
Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды. Җыелышта Татарстан Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары һәм республика имам-мөхтәсибләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны ачып, мөхтәрәм аксакалларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламли. Шулай ук катнашучыларга Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев мөрәҗәгатьләр белән чыкты.
Алар Татарстан мөфтиятенең киңкырлы эшчәнлегенә, аерым алганда Аксакаллар шурасының яшь буынга рухи тәрбия бирү, дини-милли үзенчәлекләрне, татар телен һәм ислам мирасын саклау, мәгърифәтчелек һ.б. юнәлешләрендә куйган тырышлыкларына югары бәя бирде.
Аксакаллар Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үзләре өчен бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар хакында сөйләште. Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды.
Болар арасында: республикадагы мәктәпләр һәм балалалар бакчаларын, шифаханәләрне хәләл туклану белән тәэмин итү, Татарстан югары уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү, мөхтәсибәтләрдә эшләнгән татар-мөселман туристик маршрутларның актив эшләтеп җибәрү, мөселман зиратларын тәртиптә тоту кебек өлкәләрдә чаралар күрү.
Аксакалларның аерым карары Хәтер көне белән бәйле булды. Җыелышта аны гадәттәгечә 3 майда республика күләмендә барлык мәчетләрдә, ә Казанда «Кол Шәриф» мәчетендә дин, фән, җәмәгать, мәдәният әһелләре һәм барлык теләүчеләр катнашында уздырырга дип планлаштырылды. Әлеге һәм башка тәкъдимнәр утырыш резолюциясенә кертелде һәм бертавыштан кабул ителде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз