Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәт XXI Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итә
Диния нәзарәте 2026 елның 19-26 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XXI Мөселман яшьләре форумына чакыра. Әлеге чарада 18-35 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумга гаризалар 2026 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.
Мөселман яшьләре форумы белем туплау һәм аралашу мәйданчыгы булып тора, анда катнашучылар яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алуга ирешә. Форумда катнашу өчен егетләргә һәм кызларга җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә, мөселман җәмгыятен үстерүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проект идеясе белән чыгарга кирәк. Иң яхшы проектлар Нәзарәттән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати, консультацион һәм башка төрле ярдәм алачак.
Быел белем бирү чаралары гамәли тикшерүләр рәвешендә оештырылачак, анда танылган экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Алар проектны тиз арада эшләтеп җибәрү, проектны тормышка ашыру өчен акча табу, массакүләм мәгълүмат чаралары аша проектны таныту турында сөйләячәкләр. Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин галимнәреннән лекцияләрне, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз