news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгына яңартылган «Казан басмасы»н тапшырды

Галиев мәчетендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына яңартылган «Казан басмасы»ның бер өлешен тапшыру тантанасы булды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мүсхәфне Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының беренче сәркатибе Азизбәк Разаковка тапшырды.

Барлыгы 100 данә Мүсхәф җибәрелде. Әлеге Китаплар Үзбәкстан мәчетләренә һәм мәгариф учреждениеләренә таратылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Моңа кадәр Мүсхәфләрнең аерым тиражы Россиянең төрле төбәкләреннән татар дин әһелләренә тарату өчен – Бөтендөнья татар конгрессына, шулай ук Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә, Татарстанның төзәтү колонияләренә, Казан ислам университеты каршындагы Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгенә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгына, Татарстан мөхтәсибәтләренә, Белоруссия мөселманнарына, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына, Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган иде.

Яңартылган «Казан басмасы» заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган «Казан басмасы» уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.

Мүсхәфләрне Нәзарәт «Казан басмасы»ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Китапларның гомуми тиражы 30 000 данәне тәшкил итә.

Яңартылган «Казан басмасы» Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында басылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100