news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт Татарстан солдатлары өчен 14 мең данә хәләл тушенка сатып алган

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю  дәвам итә. Хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 5,1 миллион сумнан артык акча җыелды.

Шушы акчаның 2,5 млн сумына гомуми авырлыгы 5 тонна булган 14 мең хәләл тушенка сатып алынды. Бүген Казандагы складларның берсенә шуларның беренче партиясе – 5 000 данә тушенка китерелде. Алар махсус хәрби операция кырларына җибәреләчәк.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100