news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәт сайтында Рамазан аена багышланган сәхифә эшли башлады

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2026: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2026 елда Рамазан аенда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot