news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәт «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясенә чакыра

Нәзарәт мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен өчен оештырган лекторий сезоны ахырына якынлаша. Ул 25 майда FanisProAI проектына нигез салучы һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнесны автоматлаштыру буенча эксперт Фәнис Хәкимовның «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясе белән тәмамланачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнис Хәкимов, рөхсәт ителгәннәрнең чикләрен бозмыйча, нейрочелтәрләр куллану; ясалма фәһемне социаль проектларда файдалану һәм Ислам турында мәгълүмат туплау буенча тормышчан киңәшләр бирәчәк.

Тема активистларга, хәйриячеләргә, студентларга һәм ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, өммәткә файдалы булырга теләүчеләргә кызыклы булачак.

Вакыты һәм урыны: 25 майда 18:30 сәгатьтә Тукай урамы, 38; 3 кат, конференц-зал. Чарага шушы сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot