Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәт коллективы һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре Яңа татар зиратында өмә ясады
Татарстан мөфтияте коллективы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа Татар зиратында өмә оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2 майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50 дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Каюм Насыйри, Габделхак Садыйков һәм башкалар җирләнгән.
Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләре, күренекле мәгърифәтчеләр, остазлар рухына җәмәгать белән дога кылынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз