news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт «Ислам. Беренче адымнар» курсларына чакыра

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 14нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 2024 елның 5 октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәресләр түләүсез булачак.

Беренче кереш дәрес 2024 елның 5 октябрендә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәгать 09.00дан көндезге уникегә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Г.Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калабыз. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан, гаиләләр белән килеп белем алырга көтеп калалар.

Соңгы дәрес – 23 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.

Курсларда катнашу өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.
  • «Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унөч сезон дәвамында әлеге курсларда 1400гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100