news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәт имамнары Казан хастаханәләрендә дәваланучы сугышчылар янына барып хәлләрен белде

13 ноябрь көнне Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операция зонасындагы вәкаләтле вәкиле, Диния нәзарәтенең көньяк‑көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам‑мөхтәсибе һәм Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм аның ярдәмчесе Ибраһим хәзрәт Шәйгардаров Казан шәһәре хастаханәләрендә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары янына барып хәлләрен белеп кайтты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Ютазы район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова; Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Гүзәл Латыйпова; Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге Ветераннар советы рәисе, район мәдәният йорты каршындагы «Геройлар тавышы» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының хәрби-патриотик клубы әгъзасы Әләм Фәхретдинов; район сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе, район мәдәният йорты каршындагы «Геройлар тавышы» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының хәрби-патриотик клубы әгъзасы Ренат Кадыйров һ.б. катнашты.

Очрашулар М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастахәнәсендә һәм РФ Саклану министрлыгының Казандагы хәрби госпиталендә узды.

Дәвалау учреждениеләрендә Марат хәзрәт хастаханә җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, табиблар һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Аннары махсус хәрби операция сугышчылары белән аралашты.

Ул очрашу вакытында сугышчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән сәламләде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, дога кылды һәм сорауларга җавап бирде. Ул үзе тарафыннан махсус хәрби операция зонасында алып барылган эшчәнлек турында сөйләде: гуманитар йөк җыю һәм аны илтеп тапшыру, шулай ук вәгазьләр белән чыгыш ясау һ.б.ларга тукталды. Ул даими рәвештә, бер ай дәвамында, башка дин әһелләре белән бергә махсус хәрби операция зонасына сәфәр кылуын билгеләп үтте.

Марат хәзрәт ассызыклаганча, христиан динендә дә, ислам динендә дә гаиләне, мал-мөлкәтне, динне һәм Ватанны саклау – дин тотучының әхлакый җаваплылыгы нигезендә ятучы беренчел бурыч.

Аннары дәвалау учреждениеләренең конференц‑залында хәйрия концерты узды – җыелган халык алдында Ютазы районы мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot