Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәт һәм ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстан Диния нәзарәтендә «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Комитет җитәкчесе Ангелина Галимова кул куйды. Килешүне имзалау тантанасында шулай ук мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, нәзарәт казые, Татарстанның Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты 2026 елның апрелендә үзенең өч еллыгын билгеләп үтте. Ангелина Галимовага – махсус хәрби операциядә катнашучы, мобилизацияләнгән офицер, командирның хәрби-патриотик эшләр буенча урынбасары хәләл җефетенә – сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү буенча комитетны җитәкләргә тәкъдим ителгән.
Бүгенге көндә комитет вәкиллекләре республиканың 23 районында эшли. Шунысы игътибарга лаек: «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2022 елның 23 ноябрендә төзелде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 26 ноябрендә хәрбиләрнең әниләре белән очрашуында хәбәр ителде. Бүгенге көндә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә Россиянең 89 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда эшләүче комитет штаблары ярдәм күрсәтә. Алар юридик, рухи-психологик, мәдәни-патриотик, гуманитар миссияләр юнәлешендә эшли.
Ангелина Галимова мөфти Камил хәзрәткә җылы кабул итүе һәм махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләрне тирәнтен аңлавы өчен рәхмәт әйтте. Ул шундый ук комитетларның бөтен Россия буенча эшләвен һәм аларның күбесенең җирле дин әһелләре белән килешү төзегәнлеген билгеләп үтте. Камил хәзрәт моңа җавап итеп Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшинга Татарстандагы комитет белән хезмәттәшлек итүне йөкләде. Марат хәзрәт махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә.
Нәзарәт һәм ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты арасындагы хезмәттәшлек турында килешү максаты һәм предметы булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү тора. Бу – рухи-психологик ярдәм күрсәтү, рухи, мәдәни-агарту юнәлешендәге чаралар үткәрү, әти-бабайлар һәм Ватанны саклаучылар белән бәйле хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү, иреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм гаилә кыйммәтләренә тарту һ. б.
Килешү имзаланганнан соң, җитәкчеләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп җибәрү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз