news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады

Нәзарәт һәм Казан мәдрәсәләре коллективлары Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 27 апрельдә, Татарстан мөфтияте коллективы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар зиратында өмә оештырды. Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

«Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2нче майда традицион рәвештә Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин бар», диелә хәбәрдә.

Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100