Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәзарәт делегациясе хәрбиләргә унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына унынчы сәфәр кылды. Командировканың төп бурычы – сугыш хәрәкәтләре зонасына солдатларга гуманитар йөк һәм медикаментлар илтү. ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре аны уңышлы башкарып чыкты: Луганск юнәлешендә шефлыкка алынган хәрби бүлекчә солдатларына азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментлар тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мобилизацияләнгән сугышчыларга аптечкалар, пластырь тибындагы бәйләвечләр, 200/18 терминаторы, рацияләр, автоном җылыткычлар, дымлы салфеткалар, окопта куллану өчен горелкалар, генераторлар тапшырылды. Йөк, солдатларның теләк-тәкъдимнәрен исәп алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага тупланды. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырылды.
Татарстан сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә: һәркем акчалата өлеш кертә ала. Акчаларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз