Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм илтте
Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операция зонасындагы вәкаләтле вәкиле, Диния нәзарәтенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге нәзарәт делегациясе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фатихасы белән, хәрби операция зонасына сугышчылар янына барып кайтты. Хәрбиләргә Татарстан мөселманнарыннан автомобильләр һәм ике тоннага якын кыйммәтле гуманитар йөк тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзрәтләр алгы сызыктагы сугышчыларга шуларны алып барды:
- 2 автомобиль – «Нива» (Балык Бистәсе районының Сабакай авылы мәхәлләсеннән) һәм ВАЗ‑2109 (Түбән Кама мөселманнарыннан);
- 5 генератор;
- ремонт өчен кирәк-яраклар;
- дарулар;повербанклар;
- »КамАЗ»га тентлар (сугышчылар соравы буенча);йөкне күчереп йөртү өчен тәгәрмәчле арба;
- госпиталь өчен медицина җиһазлары;
- азык-төлек;
- гарәп коласы,
- чәк-чәк һәм бавырсак;
- балалар әйберләре, «Теремок» Донецк балалар йортына күчтәнәчләр.
Ярдәмне җыюда Татарстанның дини, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары актив катнашты. Бигрәк тә Балык Бистәсе районының Сабакай авылы мәхәлләсе һәм Биектау авылы «Шамил» мәчете; Түбән Кама, Әлмәт, Кукмара, Югары Ослан, Апас районнары, республиканың көньяк-көнчыгышы казыяте мөселманнары, Казанның «Ярдәм» мәчете, Ютазы районы Инвалидлар һәм ветераннар җәмгыяте зур өлеш кертте.
Сәфәр вакытында бер хәрби часть җитәкчелеге белән чираттагы кыр блиндаж мәчетен төзү турында фикер алышу мөһим эш булды. Аны Рамазан аенда ачу көтелә. Хәзерге вакытта алгы сызыкта Татарстан Диния нәзарәте исәбендә 8 блиндаж мәчет бар, шулай ук 5 полк имамы эшли. Моннан тыш, Марат хәзрәт 2027 елда Рамазан аенда берничә хәрби частьта ифтарлар оештыру турында сөйләшүләр алып барды, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз