news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт 2023 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме даталарын билгеләде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары билгеләнде. Алар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бастырылган җитештерү календарендә күрсәтелгән.

«Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2023 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең якынча даталары – 21 апрель һәм 28 июнь», диелгән документта.

Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100