news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наз приюты балалары ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә

Узган ялларда “Чишмә“ волонтерлык төркеме яшүсмерләре Валентина Ермолавна һәм Любовь Ивановнаның ишегалдын, капка төбен ялт иттереп көрәп куйганнар.

(Әгерҗе, 14 февраль, “Татар-информ“,“Әгерҗе хәбәрләре”, Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Красный бор авылында урнашкан “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр кышын өлкәннәрнең олы ярдәмчеләренә әйләнәләр, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре”газетасы.

Быел өлкәннәр бигрәк тә мохтаҗ балалар ярдәменә. Чөнки безнең якта кар күп яуды. Шуңа күрә өлкән яшьтәге ялгыз өлкәннәрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Ә приют җитәкчелеге дә, балалар үзләре дә әби-бабайларның үтенечен беркайчан да кире какмыйлар.

Узган ялларда “Чишмә“ волонтерлык төркеме яшүсмерләре Валентина Ермолавна һәм Любовь Ивановнаның ишегалдын, капка төбен ялт иттереп көрәп куйганнар. Ә эш беткәч әбиләр балаларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100