news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Наз" хәйрия фонды җитәкчелеге Әтнә балаларына бәйрәм ясады

Районның мөмкинлеге чикле балалары Кыш бабайга язган хатларына җавап - бүләк алды.

"Наз" хәйрия фонды җитәкчелеге Әтнә балаларына бәйрәм ясады
atnya-rt.ru

(Әтнә, 12 гыйнвар, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Казанның "Наз" хәйрия фонды җитәкчелеге район балаларына быел да бүләк ясап, Яңа ел шатлыгы бүләк иттеләр. Алар “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәгендә районның мөмкинлекләре чикле балаларның Кыш бабайга язган хатын укып, аларның теләкләрен канәгатьләндереп, бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Башкаладагы "Наз" хәйрия фонды, балалар бәхетенә, районның "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү коллективы белән күп еллар хезмәттәшлек итә.

"Максатыбыз - мөмкинлеге чикле, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормышына үзгәлек кертеп, күңеллерәк итү, аларга шатлык бүләк итү"... - ди фонд рәисе Нурания Сәйфетдинова.

Очрашуга алар беркайчан да үзләре генә килми, бәйрәм шатлыгын бүләк итүче Кыш бабай белән Кар кызын да алып киләләр. Балалар өчен "Теләкләр чыршысы" да оештыралар.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты вазыйфасын башкаручы Айрат Фәнил улы Каюмов сәламләде. Балаларга, аларның әти-әниләренә сәламәтлек теләде,  районны зурлап, балаларны олылап килгән "Наз" хәйрия фонды җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде. Хәзерге заманда менә шундый фондларның ярдәме күпме гаиләгә шатлык китергәнен, зур ярдәм күрсәткәнен әйтеп узды.

"Изгелек" халыкка социаль хезмәте күрсәтү коллективы җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Зөлфирә Сәләхиева кунакларны котлаганнан соң, үзләре башкарган эшләргә тукталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100