news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Навигация сезоны тәмамлана

Кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үз участокларында рейдлар үткәрә, патрульлек итә

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Халыкның иминлеген тәэмин итү максатларында, тиздән елгаларда кече суднолар өчен навигация ябыла.

Көз җитүгә бәйле рәвештә температураның түбәнәюе, томаннар төшүе һәм беренче бозлар барлык¬ка килүе көймәләр һәм катерларда йөрү өчен зур куркыныч булып тора. Төзек булмаган йөзү җайланмалары, тулысынча комплектланмаган коткару чаралары белән суга керүдән тыелу зарур.

Кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үз участокларында рейдлар үткәрә, патрульлек итәләр. Ел башыннан бирле инде 127 кагыйдә бозу ачыкланган. Җаваплылык участогында (аңа алты район керә) 11 бәхетсезлек очрагы күзәтелде, 8 кеше һәлак булды, шуларның 1се - бала, ә 13е коткарылды. Тәтеш районында исә 1 кеше батып үлде, дип белдерә “Тәтеш таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100