Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленә гаризалар кабул ителә
2024 елның 27 маеннан 2 июненә кадәр Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театраль белем бирү фестивале узачак. Гаризалар кабул итү 15 апрельдә тәмамлана. Форум онлайн һәм офлайн уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Катнашырга теләүчеләр https://kamalteatr.ru/projects/nauruz/nauruz-2024/ сайтында теркәлә ала.
Форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театрында актерлык һәм режиссерлык сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, сәнгать-куелыш өлеше һәм театр тәнкыйть буенча мастер-класслар була.
Фестиваль-форум педагоглары театр сәнгатенең һәм Россия менеджментының әйдәп баручы белгечләре булачак. «Нәүрүз» форумының белем бирү программасы кысаларында Милли театрлар ассоциациясе программасы мастер-класслары планлаштырылган.
Форумның дәресләре Казан федераль университеты аудиторияләрендә, Камал, Кариев театрлары, «Әкият» курчак театры, «Шәрык клублары» комплексында һәм Актерлар йортында узачак
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз