news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нәүрүз» халыкара театр фестивале 8 көндә 19 спектакль күрсәтте

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кичә үзенең «экваторын» билгеләп үтте, ягъни фестивальнең яртысы үтте.

«Нәүрүз» халыкара театр фестивале 8 көндә 19 спектакль күрсәтте
Камал театрының матбугат үзәге, Ф.Гарифуллин фотосы

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кичә үзенең «экваторын» билгеләп үтте, ягъни фестивальнең яртысы үтте.

Фестиваль кысаларында 9 июньнән башлап 16 июньгә кадәр 19 спектакль күрсәтелде. Шуларның 18е программасы буенча булса, кичә Азәрбәйҗан труппасы килә алмау сәбәпле, кунакларга Кариев театрының «Позывной Татарин» спектаклен карау мөмкинлеге тудырылды.

Бүген фестиваль Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрының «Без – кырык беренче ел балалары» спектакле һәм Халыкара Театр олимпиадасының махсус программасы кысаларында Грециянең Аттис театры алып килгән «Ио» спектакле белән дәвам итәчәк.

Алга таба тамашачы Кырым татар академия театрының» «Фаҗига», Төркия дәүләт театрының «Чехов машинасы» спектакльләрен карый алачак. Бразилия-Колумбия командасы Ф.М.Достоевскийның «Кроткая» әсәре буенча спектакль тәкъдим итәчәк. Һәм, ниһаять, Александрийский театры Ф.М.Достоевскийның «Игрок» романы буенча Фокин тарафыннан куелган «Zero литургиясе» спектаклен алып килә.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале һәм аның кысаларында Халыкара Театр олимпиадасы 23 июньдә тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot