Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нәүрүз» театр фестивале исеменнән «төрки халыклар» сүзе төшеп калачак
«Төрки халыклар сүзе төшеп калуга коллегалар уңай карый, дөрес дип кабул иттеләр. Бу шулай булырга тиеш иде, югыйсә, без чикләнәбез», – диде Камал театрының баш режиссеры, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев «Нәүрүз» театр фестивале һәм Халыкара театр олимпиадасы нәтиҗәләре турында фикер алышканда журналистларга.
«Фестиваль үзгәрергә тиеш, үсәргә, киңәергә тиеш. Без бу юлы аны ике атна уздырдык, без аны 5-7 көн уздыра идек. Аның каравы без төрки телле булмаган шактый кызыклы коллективларны китерә алдык», – дип дәвам итте ул.

Оештыручылар фестиваль исеменнән «төрки телле халыкларның» дигән сүзне алып, «халыкара милли театрлар фестивале» дип атаячак. «Алай итсәк, без төрки телле театр булуыннан гына түгел, сәнгати ягына карап сайлый алачакбыз. Чөнки бөтен спектакльләр дә программа дәрәҗәсенә туры килмәскә мөмкин», – диде «Татар-информ»га фестивальнең сәнгать җитәкчесе.
Ул фестивальдә төрки телле театрлар катнашачагын һәм өстенлек аларда булачагын искәртте. «Фестивальнең мәгънәсе югалмый, чикләре киңәя», - дип өстәп куйды Фәрит Бикчәнтәев.
Казанда 9 – 23 июнь көннәрендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале һәм аның кысаларында Халыкара театр олимпиадасы үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз