Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нәүрүз» республика бәйрәме Казанда 21 мартта узачак
Казанда ипподром территориясендә төрки һәм Иран халыкларында кояш календаре буенча яз җитүгә һәм Яңа елга багышланган Нәүрүз республика бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Халыклары дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны концерт, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, традицион уеннар, мастер-класслар һәм конкурслардан торган бай программа көтә. Аерым алганда, «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыры» ярышлары, шулай ук ат чабышы көтә.
Бәйрәмдә милли ризыклар аерым урын алып тора. Килүчеләр «Карга боткасы» дигән традицион ризыкны татып карый һәм «Сумалак» әзерләүдә катнаша алачак.
Төп бәйрәм чаралары, концерт программасын һәм халык күңел ачуларын да кертеп, 21 мартта 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр узачак.
Россиядә Нәүрүз төрле милләт һәм мәдәният кешеләрен берләштерә, илдә яшәүче халыкларның бай гореф-гадәтләрен чагылдыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз