news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәүрүз кунаклары Камал театры янында концерт караячак һәм пылаудан авыз итәчәк

Нәүрүз кунаклары Камал театры янында концерт караячак һәм пылаудан авыз итәчәк
Фото: © «Татар-информ»

Казанда 23 мартта, 12.00 сәгатьтә, Г.Камал театры янындагы мәйданда «Нәүрүз» бәйрәме (төрки һәм иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кунаклар өчен традицион интерактив мәйданчыклар оештырылачак, төп сәхнәдә исә Татарстан халыклары Ассамблеясы милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Нәүрүзнең төп милли ризыкларыннан берсе, төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә, шулай ук традицион халык уеннарында катнаша алачак.

Моннан тыш, «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесе дә була. Анда милли җәмгыятьләрнең иң яхшы вәкилләре үз сәләтләрен һәм милли киемнәрен күрсәтәчәк. Шулай ук «Нәүрүз батыры»н да ачыклаячаклар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә якынлашып килүче «Нәүрүз» бәйрәме уңаеннан күрсәтмәләр бирүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100