news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нәүрүз» форумында Төркия дәүләт театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакль күрсәтеләчәк

«Нәүрүз» форумында Төркия дәүләт театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакль күрсәтеләчәк

«Нәүрүз» форумы кысаларында Төркия дәүләт театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Гонзагоның үтерелүе» спектакле күрсәтеләчәк.

«Үткән ел безгә Анкарада премьераның беренче тамашачылары булырга насыйп булды. Спектакль төрек тамашачысында зур кызыксыну тудыруын күрдек. Спектакль биредә дә тамашачыны битараф калдырмас дип уйлыйбыз. Спектакльнең Татарстанда Төркия көннәре кысаларында куелуы да әһәмиятле», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Нәүрүз» форумына багышланган матбугат конференциясендә.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакль турында өстәмә мәгълүмат бирмәде. «Спектакль турында сөйләмиләр, аны карарга кирәк», – диде ул.

2011 елда Анкара театрында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле куелган иде. Спектакльне ул вакыттагы Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде. Ләкин әлеге спектакль Татарстанда күрсәтелмәде.

  • Спектакль 27 май көнне 19 сәгатьтә башлана.
  • «Гонзагоның үтерелүе» - болгар драматургы Недялко Йорданов әсәре. Пьеса Гамлет мотивлары буенча язылган.
  • Спектакльнең рәссамы – Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.
  • «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы Казанда 27 май – 1 июнь көннәрендә үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100