news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нәүрүз» форумы кысаларында музыкаль театр буенча укулар булачак

«Нәүрүз» форумы кысаларында музыкаль театр буенча укулар булачак

«Форумның яңалыгы шунда – быел музыкаль театр буенча аерым дәресләр алып барылачак. Чөнки Музыкаль театр турында күптән сүзләр йөри: буламы ул, кирәкме ул. Без уйладык-уйладык та, бу темага алынып тәҗрибәле педагогларны чакырдык», – диде «Нәүрүз» форумына багышланган матбугат конференциясендә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Без бу укуларда үзебезне борчыган күп кенә сорауларга җаваплар алырбыз дип уйлыйм. Татар театры ул барыбер музыкаль, төп драматургиябез музыкага – җырга, биюгә корылган. Татар театрлары репертуарында музыкаль спектакльләр зур урын алып тора», – дип сөйләде ул.

  • «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы Казанда 27 май – 1 июнь көннәрендә үтә.
news_right_1
news_right_2
news_bot