Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нәүрүз» фестиваленең ачылу тантанасы бүген «Вишневый сад» спектакле алдыннан була

Казанда төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башланды – ачылу тантанасы бүген Камал театрында Чеховның «Вишневый сад»/»Чия бакчасы» спектакле алдыннан булачак. Фестивальнең хедлайнеры дип тәкъдим ителгән спектакльне Мәскәүнең Драма сәнгате мәктәбе алып килгән.
«Безнең өчен «Нәүрүз»дә катнашу зур дәрәҗә. Безнең биредә икенче тапкыр катнашуыбыз. Без театр өчен бик әһәмиятле булган спектакльне алып килдек. Бөек драматург Чеховның соңгы пьесасында аның васыятьләре бар кебек», – диде Драма сәнгате мәктәбе сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел милли мәдәниятләр елы булуның «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленең мәгънәсен тагын да арттыруына басым ясады. «Нәүрүз» фестивале беренче чиратта – аралашу: артист белән тамашачы, артисты белән артист, артист белән театр тәнкыйтьчесе арасындагы аралашу. Мин 1000нән артык катнашучыны кайнар сәламлим», – диде ул.
«Фестиваль Казан халкына һәм туристларга регионнардагы халыкларның мәдәниятенә кагылу мөмкинлеге бирә. Мәдәният ул регионнарны һәм СНГ илләрендәге күршеләребезне бәйли торган бер боҗра. Без Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка халыкларның театрларын карый алачакбыз», – дип дәвам итте Дамир Натфуллин.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестивальнең юбилее булуын искәртте. «Моннан 25 ел элек ул Татарстанга берегеп калды», – диде ул.
«Без һәр фестивальне берәр төрки халыкка багышлыйбыз. Бу юлы без Төньяк Кавказ халыкларына йөз тоттык. Анда байтак төрки театрлар бар. Ни кызганыч, Балкар театры килә алмады – төп рольне уйнаган актриса авырып киткән», - диде ул. Казанга Чечен, Кабардин, Осетия, Кумык театрлары киләчәген санап үтте.
«Фестиваль җитәкчелегенә Төньяк Кавказ театрларына игтибар итүе өчен рәхмәт! Бу безнең өчен зур сөенеч, чөнки Төньяк Кавказ театрлары үз тормышы белән яши, аларны мәдәни тирәлеккә актив кертәсе иде», – диде Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров.
Фәрит Бикчәнтәев төрле яклап – икътисади, мораль яктан да кыен вакытта көч табып фестиваль үткәрергә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Соңыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальнең башкарма директоры Илфир Якупов ачыклык керткәнчә, фестивальнең бюджеты 8 млн сум. Аның 2 млн сумы ТР Мәдәният министрлыгыннан, 3 млн сум – грант акчасы, тагын 3 млн сум акча театрның үз мөмкинлекләреннән чыгып табылган.
- Бер атна дәвамында төрле театр мәйданчыкларында утызлап спектакль күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз