Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
НАТО генераль секретаре Россияне альянсның һава киңлеген бозуда гаепләде
Россия пилотсыз очкычлары һәм ракеталары НАТОның һава киңлеген берничә тапкыр бозды, дип белдерде альянсның генераль секретаре Марк Рютте Брюссельдә матбугат конференциясе вакытында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россия пилотсыз оча торган аппаратлары һәм ракеталары НАТО һава киңлегенә янәдән-янә үтеп керү – куркыныч һәм ярамый торган күренеш. НАТО инде көнчыгыш флангта һава һөҗүменә каршы оборонасын көчәйтте һәм моны эшләвен дәвам итә. Бу һава һөҗүменә каршы оборонаның ышанычлы системалары (алар безнең приоритет булып кала) мөһимлеген исәпкә алып эшләнә», - дип ассызыклады ул.
Бозулар кабатлануда гаепләүгә карамастан, НАТО генераль секретаре сүзләренә бер генә дәлил дә китермәде. Шулай да Кара диңгез төбәгендә иминлекне саклау мөһимлеге арту турында белдерде.
Узган ел Румыниядә пилотсыз оча торган аппарат ватыклары табылу турында белдерделәр. Илнең Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, дроннар Россия куллана торган аппаратларга охшаган булган. НАТОда Россия Федерациясе ягыннан белеп эшләнгән гамәлләр булу турында нинди дә булса мәгълүматка ия булмау турында белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз