news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

НАТО башлыгы РФ тышкы эшләр министры белән очрашырга әзер

Куркынычсызлык буенча Мюнхень конференциясе 6-8 февральдә узачак

(Мәскәү, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Пушко). НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг «Reuters»ка биргән интервьюда февраль аенда Мюнхеньда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашырга әзер булуын белдергән.

Ул, аерым алганда, Россия тышкы эшләр министры белән соңгы көннәрдә хәлләр тагын да кискенләшкән Украина буенча фикер алышырга ниятли. Столтенберг белдергәнчә, Украинаның көнчыгышында Россия авыр кораллары шактый арту күзәтелә. "Сүз танк, бронетранспортер, артиллерия, заманча ПВО системалары турында бара", - дип билгеләп үтте альянсның генераль секретаре.

Россия ягы Донбасстагы сепаратистлар өчен корал җибәрүне, шулай ук үз хәрбиләренең сугышта катнашуын кире кага.  

news_right_1
news_right_2
news_bot