news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Натан Рахлин исемендәге Музыка фестивале кысаларында “түгәрәк өстәл” уздыру да планлаштырыла

^Натан Рахлин исемендәге Музыка фестивале кысаларында “түгәрәк өстәл” уздыру да планлаштырыла

Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 19-21 март көннәрендә Казанда Натан Рахлин исемендәге Музыка фестивале уза. Фестивальдә дирижёрлар М.Горенштейн, В.Венедиктов, Ф.Мансуров, пианистлар А.Наседкин, Н.Петров, актёр В.Ланова, шулай ук Ж.Дозорцева, Г.Кантор һәм башка күп кенә музыка белгечләре катнашуы көтелә. 21 март көнне исә ТР Мәдәният министрлыгының конференция залында фестиваль кунаклары – танылган шәхесләр белән "түгәрәк өстәл" оештырыла. Анда исә ТР Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашчак.

Татар музыка сәнгатендә Н.Рахлин исеме киң мәгълүм. Ул узган гасырның алтмышынчы елларында композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан Казанга чакырыла. 1966 елда талантлы шәхес ТР симфоник оркестрын оештыра һәм аның белән 1979 елга кадәр җитәкчелек итә. Билгеле булганча, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, күренекле дирижер Натан Григорьевич Рахлинның тууына быел 100 ел тула.

Классик музыканы пропагандалау, дирижерлар һәм оркестрларның башкару осталыгы традицияләрен дәвам иттерү максатыннан уздырылыучы фестивальдә Н.Рахлин репертуарындагы әсәрләр башкарылачак. Алар арасында Л..Бетховенның оркестр белән фортепиано өчен, В.Моцартның ике фортепиано белән оркестр өчен концертлары, шулай ук П.Чайковскийның "Патетическая", Ф.Шубертның "Неоконченная симфония"ләре бар.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot