Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә махсус хәрби операциядәгеләргә оекбашлар бәйләүне дәвам итәләр
Зәйдә Наталья Зиннурова махсус хәрби операциядәгеләргә оекбашлар бәйләүне оештырды. Ә хәрбиләр өчен оекбашлар бәйләүнең үз кагыйдәләре бар. Наталья җепләрне бәйләүчеләргә таратканда болар турында аңлатып, эш барышын күрсәтеп тә бирә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә
«Җәй көне дә оекбаш бәйләүне туктамадык. Җәйге айларда барысы йөзләп оекбаш бәйләдек. Бу эшкә яңа кушылучылар да бар. Җепләрне без халыктан җыелган акчага алабыз. Оекбашларга гаризалар күп. Без барыбыз да хәрбиләребезнең аяклары туңмавын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - ди Наталья.
Ә ул оекбаш бәйләүгә эштән кайткач утыра. Әле бит гаилә дә, балалар да бар. Барысына да җитешергә кирәк. «Бер бүлмәм җепләр, оекбашлар белән тулды инде», - ди ул, шаяртып.
Ә мобилизация игълан ителгәннән май аена кадәр алар 761 пар оекбаш, җылы свитерлар бәйләп, махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Хәрбиләр туган як җылысын тойсын өчен оекбашлар эченә тәм-томнар, хатлар да язып тыгалар.
«Хәрбиләр күңел җылысын салып кулдан бәйләнгән оекбашларның тәнне генә түгел, җанны да җылытуын, якташларның шулай кайгыртуы рухи көч бирүен әйтәләр», диелгән хәбәрдә.
Фото: © «Зәй яңалыклары»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз