news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наталья Непряева Россиягә Олимпиаданың беренче медален яулады

Россиянең ике чаңгычысы скиатлонда беренче унлыкка керде.

Наталья Непряева Россиягә Олимпиаданың беренче медален яулады
скриншот Россия1

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Наталья Непряева 2022 елгы Олимпиаданың беренче көмеш медален отты.

Мәскәү вакыты белән 10:45 тә Олимпиадада хатын-кызлар арасында чаңгы ярышы башланды. Хатын-кызлар скиатлонда көч сынашты.

Искәртеп үтәбез, скиатлонда хатын-кызлар 15 километр чаба (7,5+7,5). Ярышның беренче өлешендә спортчылар классик стильдә шуа, икенче өлешендә, чаңгыларын алмаштыргач, ирекле стильдә көч сынаша. Гадәттә, ирекле стильдә шуу өлешендә тимераяк йөрешен сайлыйлар.

Ярышта Россиядән Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Юлия Ступак, Анастасия Рыгалина катнашты. 

Беренче урынны Норвегия спортчысы Тереза Йохауг, икенче урынны Россиядән Наталья Непряева, өченче урынны Австриядән килгән Тереза Штадлобер яулады.

Наталья Непряева 2018 елда Олимпиадада эстафетада бронза медальгә ия булган иде. Скиатлонда бу аның өчен беренче Олимпиада көмеше.

Анастасия Рыгалина сигезенче булып килде, Татьяна Сорина — унберенче, Юлия Ступак — егерме дүртенче.

Сүз уңаеннан, бүген Пекинда кышкы Олимпиаданың беренче медальләр комплекты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100