news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наталья Мильчакова: Лицензия тартып алыну икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак

Эксперт әлеге хәл төрле сәбәпләргә бәйле булуына игътибар иткән.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). “Татарстанның өч банкыннан лицензия тартып алыну республика банк системасына һәм икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак”, - дип сөйләде «Альпари» аналитик департамент директор урынбасары Наталья Мильчакова «События» газетасына биргән интервьюсында.

“Лицензия барсыннан да төрле сәбәпләр аркасында тартып алынды. «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» шәхси капитал норматив күрсәткече түбән – 2 проценттан азрак булу сәбәпле, лицензиядән колак какты. Үзәк Банк мондый нормативны 10 процент дәрәҗәсендә билгели. Шулай ук шәхси акчаларның күләме шәхси капиталның минималь күләменнән кимүе. «АНКОР БАНК»ка килгәндә, ул Үзәк Банк куйган нормативларга туры килә, ләкин “түбән сыйфатлы актив”ларда акчаларны урнаштыру һәм югалтулар мөмкинлегендә резерв юклыгы лицензия тартып алуга сәбәп булды.

«Татфондбанк» белән булган хәл көтмәгәндә килеп чыкты кебек. Ел башында банкның миноритар акционерлары барлыкка килгән иде. Мәсәлән, «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыяте. Банк кертемчеләренә акча биреп үз эшен башкарды һәм базардан китәргә тиеш дип уйладылар. Яңа акционерлар, «Татфондбанк»ның финанс хәле белән танышып, әлеге проблемалы оешманы саклап калу хәтәре аларның потенциал табышын арттырачак, дигән фикергә килгән, мөгаен.

Без, шулай ук ачык чыганакларда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, республика һәм Үзәк Банк җитәкчелеге әлеге проблемалы банкка федераль дәрәҗәдәге сатып алучы эзләгәндер, дигән фикерне кире какмыйбыз. Ләкин системалы банкларның берсе дә банкротлык чигендә торган банкка, ышанычсыз активка кертемнәрен салырга тәвәккәлләмәде. Әмма, безнең фикеребезчә, өч банкның лицензиясен тартып алу республика банк системасы һәм икътисад тотрыклыгына йогынты ясамаячак” – дип белдерде Наталья Мильчакова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100