news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наталья Малышева алтынчы тапкыр көрәш буенча Россия чемпионы булды

Наталья Малышева алтынчы тапкыр көрәш буенча Россия чемпионы булды
Фото: Хакасия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Наталья Малышева, 53 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңеп, алтын медаль яулады, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Хәлиткеч бәйгедә ул Анжелика Ветошкинадан көчлерәк булып чыкты. Спортчы өчен бу җиңү - Россия чемпионатларында алтынчысы.

Малышевадан тыш, турнирда Елизавета Смирнова (50 килограммга кадәр), Екатерина Вербина (55 килограммга кадәр), Анастасия Яндушкина (57 килограммга кадәр), Светлана Липатова (59 килограммга кадәр), Валерия Дондупова (65 килограммга кадәр), Елизавета Петлякова (68 килограммга кадәр), Ксения Бурлакова (72 килограммга кадәр) һәм Мария Силина (76 килограммга кадәр) алтын медальгә лаек булды.

Ярышлар 26-27 июньдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot