Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наталья Бутаева: Хәрби хезмәткәр гаиләсендәге һәр балага 20 мең сум акча түләнә
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге һәр балага 20 мең сум акча ел дәвамында түләнеп килә. Бу хакта «Все свои» марафонында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева искәртте.
«Бер тапкыр бирелә торган акчалар республика бюджетыннан түләнә», – диде ул.
Аның сүзләренчә, бу ярдәм чарасы мобилизациягә эләгүчеләрнең дә, контракт белән хезмәткә китүчеләрнең балаларына да кагыла.
«Гаилә әгъзаларын да кайгыртып торабыз. Социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Санаторий-курортларга юлламалар хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларына чиратсыз бирелә», – диде Наталья Бутаева.
«Ветераннар турында» федераль закон буенча, хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен торак белән тәэминат мөмкинлекләре бар. Торак белән тәэмин ителешкә 2005 елга кадәр чиратка басканнар хокуклы.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз