Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наталия Фишман парклар һәм скверлар үсеше проекты өчен “Россиядә эшләнгән” премиясен алды
Татарстан Президенты ярдәмчесе “Зур ил” номинациясендә “Сноб” премиясен отты.
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман “Зур ил” номинациясендә “Россиядә эшләнгән” ("Сделано в России-2018") премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премияне оештыручы “Сноб” проекты сайтында басылып чыкты.
“Зур ил” номинациясендә республикада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы өчен Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җиңүче булды. Соңгы дүрт ел эчендә әлеге проект ярдәмендә Татарстанның 60 шәһәр һәм авылында 315 парк, яр буйлары, үзәк урамнар, бульвар һәм мәйданнар булдырылды һәм төзекләндерелде”, - диелгән хәбәрдә.
Премия тапшыру тантанасыннан фотографияләрне Наталия Фишман инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. "Татарстан, без синең белән җиңдек", - дип язган ул "Сноб" статуэткасы төшерелгән рәсем астына.
“Россиядә эшләнгән” премиясен “Сноб” журналы 2012 елда оештыра. Бәйгедә быел катнашучылар “Кино һәм театр”, “Әдәбият”, “Медиа”, “Фән һәм технологияләр”, “Бизнес”, “Социаль проект”, “Музей эшчәнлеге” һәм “Зур ил” номинацияләрендә көч сынаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз