Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Наталия Фишман күкрәктә яман шешне ачыклау буенча социаль акциядә катнашты
Без үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга тиеш, диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күкрәктә яман шешне башлангыч стадиясендә ачыклау буенча социаль акциягә бүген Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да кушылды.
#япрошла хештегы астында акция Казанның “Мега” сәүдә үзәгендә узганын искәртик.
“Без үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булырга тиеш.Чирне вакытында ачыклау, дәвалану, үз-үзебезне карап тору мөмкинлекләре бар. Мин үземне тикшерттем. Ходайга шөкер, бернинди куркыныч әйбер тапмадылар. Күкрәк рагы проблемасы турында еш сөйләп тору, бу авыруга дучар булучыларга ярдәм итеп тору кирәк”, - диде Фишман журналистларга.
Акциядә, шулай ук, “Эфир” телекомпаниясе алып баручы Анастасия дә катнашканы билгеле.
Бүген "Татар-информ" Казанда сәүдә үзәгендә 250 дән артык хатын-кыз сөт бизләрен тикшерткән, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз