news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наталия Фишман-Бекмамбетова: «Татар булмасам да, татар костюмын киясем килде»

«Милли костюмда йөрү гадәти көнкүреш киеменнән уңайлырак та хәтта», — дип уртаклашты Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Наталия Фишман-Бекмамбетова: «Татар булмасам да, татар костюмын киясем килде»
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Кабан күленең икенче яр буе һәм Мәрҗани урамы буенча җәяүлеләргә юл участогы ачылды. Биредә «Печән базары» фестивале уза. Кунакларның күбесе милли киемнәрдән. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да милли костюмнан иде. «Татар булмасам да, татар костюмын киясем килде», — диде ул.

«Өч ел элек 30 августта бу урынга һәм татар халкына хөрмәтемне белдерәсем килде. Ул вакытта беренче тапкыр дусларыма мөрәҗәгать итеп, арендага милли костюм сорадым, алар миңа бирделәр. Кешеләрнең реакциясе ошады, ул вакытта костюмдагы кешеләр бик аз иде, миңа елмаебрак карадылар. Аннары миңа Инстаграмда: „Шәп идея, мин дә кияр идем, әбинең күлмәген алып киям әле“ дип язучылар булды», — диде Фишман «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул быелгы фестивальгә бик күпләрнең милли киемнән килгәненә игътибар юнәлтте. «Ниһаять, быел бу тормышка ашты. Башта пандемия комачаулар дип курыккан идек. Шөкер, хәзер чикләүләрнең өченче этабында. Фестивальгә бик күп кеше костюмнарда, гаиләләре белән килгән. Мин берсендә Мюнхенда сокланган идем: анда урамнан барасың, бөтен кеше милли костюмнарда, бу беркемгә сәер тоелмый. Киресенчә, бу горурлык билгесе. Татар булмасам да, татар костюмын киясем килде. Милли костюмда йөрү гадәти көнкүреш киеменнән уңайлырак та хәтта», — дип уртаклашты Наталия Фишман. 

news_right_1
news_right_2
news_bot