news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Натали Турс” проблемасы Татарстан туристларын борчымаган

Россиядә эре туроператорының финанс кыенлыклары килеп чыккан.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). “Натали Турс” проблемасы Татарстан туристларын борчымаган. Республика туристлары Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәгән. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туристлык фирмасы популяр пляж юнәлешләре буенча чартер программасыннан баш тарткан булган. Россия туристлары кунакханәләрәдә урнашуда кыенлыклар туу турында хәбәр итте. 

Татарстан сәяхәтчеләре Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетына һәм Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән.

  • W2Meet испан компаниясенең Россиянең “Натали Турс” эре туроператоры белән хезмәттәшлек итүне туктатуы, алдан булган броньнарны юкка чыгаруы билгеле булган иде.

Бу хакта Facebook социаль челтәрендә үз битендә дүшәмбе, 2 июль көнне, туристик фирма генераль директоры Владимир Воробьев язган. Моннан тыш, ул сәбәп итеп, финанс мәсьәләләрен күрсәткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot