Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
НАСТРОЙ җитәкчесе бала табарга вәгъдә иткән гаиләләргә ташламалы ипотека бирүне хуплады
Илкүләм төзүчеләр берләшмәсе (НОСТРОЙ) ташламалы ипотека программасын киңәйтү инициативасын хуплады. Мондый мөмкинлекне билгеләгән вакытта бала туу йөкләмәсе белән баласыз гаиләләргә дә бирү тәкъдим ителә. Бу хакта НОСТРОЙ Президенты Антон Глушков хәбәр итте.
«Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә генә түгел, ә башкаларга да ташламалы ипотека алу мөмкинлеге бирергә кирәк. Балалары булмаган яшь гаиләләр белән нишләргә дигән сорау төп мәсьәлә булып тора. Хәзер торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бала тугач кына барлыкка килә бит», - диде ул ТАСС белән әңгәмәдә.
Глушков сүзләренчә, профессиональ бергәлектә мондый чараны ничек рәсмиләштерергә мөмкин булуның төрле вариантлары турында фикер алышалар.
«Баласыз яшь гаиләләргә ташламалы ипотека программаларын ниндидер срокка йөкләмә белән бирү мөмкинлеге барлыкка килсен иде. Әгәр бу вакыт эчендә гаиләдә бала туу буенча йөкләмәләр үтәлмәгән булса, алар гадәти базар ставкасына күчәрләр иде. Әгәр йөкләмәләр үтәлсә – ставка ташламалы булып кала», - дип аңлатты НОСТРОЙ җитәкчесе.
Эксперт өстәп әйткәнчә, бала табу йөкләмәләре буенча ташламалы ипотека механизмнары инде эшләнә, әмма төп катлаулылык аларны гамәлгә ашыру өчен финанс ресурслары булудан тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз