Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нәсимә Садыйк: Журналист һәм дин кешесенең бер өстәл артында утыруы - якты бәйрәм
Кичә Казанда журналистлар һәм блогерлар өчен «Ярдәм» фонды тарафыннан оештырылган «Медиа-ифтар» узды. «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының беренче мөхәррире Нәсимә Садыйк әлеге ифтарларның журналистның дин кешеләре белән якынаюына хезмәт итүен билгеләде.
«Журналист һәм ифтарга килгән дин кешесенең бер өстәл артында утыруы, ифтарда катнашуы – якты бер бәйрәм. Минем «Ярдәм» мәчетенә, ел саен безне шулай шатландыруы, ифтарлар үткәрүе өчен, рәхмәт әйтәсем килә. Бүген минем өчен бер могҗиза да булды. 30 елдан соң биредә «Көмеш кыңгырау»га язган укучым белән күрештем. Яшь чакка кайткан кебек булдым», – диде ул.
Кичәнең программасы кунакларны һәм катнашучыларны тәкъдим итүдән башланды, шуннан соң намаз оештырылды. Чараның мөһим өлеше – ул журналистларны, блогерларны, медиа ветераннарын һәм «Ярдәм» фондында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен нинди проектлар тормышка ашырылуы белән таныштыру.

Айрат Заһриев һәм Гамил Нур
«Сөйләшә торган куллар» проекты ишетү белән проблемалары булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Бер – беребезгә ярдәм итик» - бу аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен проект. Аларның лидеры – шагыйрә Лилия Тимергалиева», – диде чараны алып баручы Гамил Нур.
Шулай ук мәчетнең күрү мөмкинлеге чикле булган имамы Фәнис хәзрәт Мингәрәев медиа өлкәсе вәкилләре өчен вәгазь сөйләде, ә Россия ислам институтының журналистика юнәлешендә белем алучы студент Эмин Рамазанов безнең арабыздан китеп, бакыйлыкка күчкән журналистлар өчен дога кылды.
Бу кичә – медиа бергәлекне игелекле эшләрдә катнашуга мотивацияләү һәм мимкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык. Оештыручылар мондый чаралар журналистлар, блогерлар һәм социаль ярдәм өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмалар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз