news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәсимә Садыйк: Теләсә кем журналист була алмый

Нәсимә Садыйк: Теләсә кем журналист була алмый
Рамил Гали

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының беренче мөхәррире Нәсимә Садыйк «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналистика һөнәре турында сөйләде.

«Теләсә кем журналист була алмый. Үзеңә бирелгән сәләтнең кадерен белеп, язып, илһамланып яшәү – олы бәхет. Каләм әһеле булган яшьләргә шушы бәхетнең олылыгын тоеп яшәүләрен телим. Ак кәгазьгә үзеңне борчыган, тәэсир иткән җөмләләр тезеп, кешеләрнең күңелләрен күтәрерлек булсын», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, журналистика – кешеләр белән аралашып, аларны язмалар белән канатландыру хисе, журналистлык ул – күргән матурлыкны башкаларга җиткерү сәләте. «Яза белгән кеше язудан тәм таба икән, гомере буе шул эшкә омтылачак, шуннан рәхәт алачак, кешеләргә файда китерү юлында икәнлеген аңлаячак һәм гел шуңа омтылачак. Каләм әһеле булган яшьләребезгә шул омтылыш керсен иде», – диде ул.

«Матур кешеләрне сурәтләү, тормышның матурлыгын һәм өмете сүнеп барган кешеләр күңелендә өмет уяту рәхәтлеген тоеп, чын күңел белән иҗат тәмен тоеп яшәсеннәр, язсыннар иде», - дигән теләген әйтте журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100