news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәсим Акмал «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре турында: Тетрәнеп укыдым

Нәсим Акмал «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре турында: Тетрәнеп укыдым
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повестен тәкъдим иттеләр. «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы, әсәрнең сценарий авторы Нәсим Акмал әсәрне тетрәнеп укуы, аны радиоспектакль итеп тә тәкъдим итүләре турында әйтте.

«Бу әсәрне укып чыкканнан соң, татар әдәбияты алда бара торган әдәбият икән, дигән фикер туды. Әйтик, язучы Галимҗан Ибраһимов 1921 елда «Кызыл чәчәкләр» повестен язган. Игътибар белән укысак, анда шул чорның бөтен процесслары, типажлары чагылыш тапкан. Әле ул вакытта Гражданнар сугышы да тәмамланып өлгермәгән. Фирдүс Гыймалтдиновның бу әсәре дә миңа шуны хәтерләтте. Әле бит бу вакыйгалар бара, алар тәмамланмаган», - диде ул.

Нәсим Акмал фикеренчә, әсәрдә төп максат - шушы вакыйгаларны, көнебезнең асылын фәлсәфи уйланулар югарылыгына ачарга омтылу. «Тетрәнеп укыдым. Шуннан соң Фирдүс Гыймалтдиновка әсәр буенча радиоспектакль эшләргә тәкъдим иттек. Рәхмәт аңа, ул риза булды. Инсценировка ясадык, ягъни проза әсәрен театральләштердек. Автор монда беренче урында, ул аны сөйли, аңлата», - диде ул.

«Дүрт серияле радиоспектакль. 21-22 июньдә кабатлап бирәчәкбез. Беренче чиратта, әсәрне җыйнакландыру, сюжетның тизлеген югалтмас өчен кирәкмәгән детальләрне, эпизодларны бетерергә, туры сөйләмнәрдә актерларның сөйләмен җанландыру кирәк иде. Әмма ул детальләрне төшереп калдырып булмады. Әсәр тулысынча диярлек бирелде», - диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы.

Ул Илнур Хәертдиновның батырлыгына соклануын әйтте. «Шулкадәр гаҗәп, якты егет булган икән! «Холкы авыррак, кызу канлы, ни уйласа - шуны эшләргә омтылган, максатчан», - дип яза автор. Хактан да, менә шундый гаярь егет булмаса, Илнур шулкадәр батырлыклар эшли алмас иде. 127 кешене коткарган бит! Ә иптәшләре әйтүенчә, 200гә якын яралы солдатны яу кырыннан алып чыккан. Бу - дөньяда күрелмәгән батырлык», - диде Нәсим Акмал.

«Бу вакытта әле аңа Россия Герое исеме бирелмәгән иде», - дип яза автор. Тәкъдим итү кичәсендә журналистлар да катнаша. Бәлки, безгә җыйнаулашып шушы мәсьәләне күтәреп чыгаргадыр?» - дип тәкъдим итте ул.

  • Әлеге әсәр «Казан утлары» журналы китапханәсендә басылган 29 нчы кесә китабында урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot