Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа техникумы махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләкләр әзерли

Буа ветеринария техникумы коллективы Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы элеккеге укучылары өчен аерым посылкалар әзерли. Биредә якташларына Яңа ел күчтәнәчләре җибәрү традициясе берничә ел элек барлыкка килгән, һәм бу эшнең колачы елдан-ел арта.
Бу юлы Буа районыннан гуманитар йөк берьюлы өч юнәлешкә юл тотачак. Йөкне махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләр - техникумның элеккеге 20 укучысы кабул итеп алачак.

Аларның һәркайсы өчен студентлар һәм укытучылар шәхси посылкалар әзерләгән: студентлар чәкчәк пешергән, башка төркемнәр окоп шәмнәре ясаган һәм алты зур маскировка челтәре үргән.
Тартмаларда шулай ук татлы Яңа ел бүләкләре, кулдан бәйләнгән «йөрәк»-талисманнар, открыткалар һәм җылы теләкләр язылган хатлар урын алган.

Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Дилә Гыйниятуллина бу инициативаның барлык кешеләрне берләштерүен билгеләп үтә.
«Бу – чын күңелдән эшләнгән эш. Без аларның һәркайсы өчен борчылабыз. Җыелган акчага окоп шәмнәре өчен парафин сатып алдык, металл банкаларны егетләр үзләре җыйды. Без элеккеге укучыларыбыз белән даими элемтәдә торабыз – алар бүләкләргә шатлана һәм рәхмәт белдереп видеолар җибәрә», – диде ул.

Техникум коллективы тагын бер кат барлык состав белән җыелды – педагоглар, төркем кураторлары, аларның күбесе инде пенсиядә, хезмәткәрләр һәм студентлар. Һәркем үз өлешен кертте: кемдер чәкчәк пешерде, кемдер маскировка челтәрләре үрде, кемдер шәмнәр ясады яки хатлар язды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш керткәннәре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Без авыр вакытларның җәмгыятебезне ничек берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронтка һәм республика шефлыкка алган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Бу мөһим эшләре өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.
Материал Наилә Хәсибҗанова катнашында әзерләнде.
Фотоларны Наил Солтанов тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз