news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Наше время – Безнең заман” II Республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы җитте

Эшләүче яшьләр иҗатта көч сынаша

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 29-31 октябрь көннәрендә Казанда эшләүче яшьләрнең “Наше время – Безнең заман” II Республика телевизион иҗат фестиваленең суперфиналы була.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, финалга 14 команда чыккан. Алар арасында “КАМАЗ” ААҖ, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, С.П. Горбунов исемендәге Казан вертолет заводы, Чүпрәле районы администрациясе һ.б. оешмаларда хезмәт куючы иҗади яшьләр командалары бар.

Сайлап алу турында исә Татарстан Республикасының 40лап оешмасы катнашкан.

Бәйгенең гала-концерты 1 ноябрь көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә узачак. Лауреатларга дипломнар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшыру ниятләнә. Гран-прига ия булучылар исә ТР Президенты кубогы һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнә. Фестивальнең приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә (былтыргысыннан ике тапкыр артык). Шулай ук, Гран-при алган команда исеме белән Җидегән йолдызлыгындагы бер йолдыз аталачак.

Искәртеп үтәбез: “Наше время – Безнең заман” фестивале, эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтен ачу максатыннан, беренче тапкыр 2013 нче елда оештырылган иде. Анда 7-15 кешедән торган командалар катнаша ала, катнашучыларның яше 18-35 яшь булу шарт. Командалар “Визитка-тәкъдим итү”, “Фотоконкурс”, “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Экспресс-газета” һ.б. номинацияләрдә көч сынаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальне ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра. Проектның авторы — “Созвездие-Йолдызлык” ТР төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100