Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Наше время – Безнең заман» фестивале эшче яшьләр слёты үткәрә
Әлеге белем бирү чарасы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләрнең республика иҗат фестиваленә әзерлек максатларында оештырыла.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда республиканың эшче яшьләре слёты үтә. Аны семинара-тренинг рәвешендә «Наше время — Безнең заман» фестивален оештыручылар үткәрә.
«Эшче яшьләр слёты „Наше время — Безнең заман“ фестиваленең потенциал катнашучылары — моңарчы безнең фестивальдә катнашмаган предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләрен чакыра», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Слёт 19-21 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Әлеге белем бирү чарасы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләрнең республика иҗат фестиваленә әзерлек максатларында оештырыла.
Семинар-тренинг программасына Россиянең танылган сәнгать осталарыннан лекцияләр циклы һәм практик дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар, эшлекле уеннар, түгәрәк өстәлләр, мәдәни программа. Шулай ук төрле елларда фестивальнең гран-приын алучылар белн дә иҗади очрашулар планлаштырыла.
Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, семинар-тренинг түләүсез булачак. Хәзерге вакытта слётта катнашу өчен Татарстан Дәүләт Советыннан, УФСИНнан, Дәүләт архивыннан, «Татспиртпром» коллективларыннан гаризалар кергән.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый семинар-тренингларда катнашучылар фестивальгә әзер командалар булып килә — тәҗрибә шуны күрсәтә.
Оештыручылар белем бирү чарасының санитар-эпидемиологик таләпләрне күздә тотып оештырыласын ассызыклый.
- «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале эшче профессиясен популярлаштыру, эшче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан оештырыла. Фестиваль коммерция максатларын күздә тотмый. Катнашу түләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз